Көмәнле килеш үлгән Илсөяр ханым Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыннан булып чыкты
Өлешемә тигән көмешем, үземә тиңне таптым дип канатланып кына йөргәндә, кинәт хыяллар чәлпәрәмә килсен әле. 18 февраль көнне генә бер кабергә ике газизен җирләгән Миңнулла Нәбиуллинның да күптән көткән бәхет канатлары шулай көтмәгәндә сына. Апрельдә улыбыз туар дип сөенеп йөргәндә, инде 7 айлык көмәне булган Илсөяр Фәләхованың гомере өзелә.